«Шәфкать» үзәгендә тернәкләнүчеләрнең хезмәтле җәе

2021 елның 23 июле, җомга

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү һәм хезмәт тәрбиясе өстенлекле эш юнәлешләре булып тора.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә каникуллар вакытында тернәкләндерү үзәге базасында җәйге хезмәт лагере оештырылды. Биредә балалар территорияне тәртиптә тотарга булышалар, клумбалардагы җирне йомшарталар, теплицада утыртылган яшелчәләрне карыйлар, тегү һәм агач эше остаханәләрендә эшлиләр. Шулай ук балалар бик теләп хезмәт бригадасы составында эшлиләр, анда аларның акча эшләү һәм киләчәктә кирәк булачак һөнәри күнекмәләр алу мөмкинлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International