Министрлык карамагындагы учреждениеләр урнашкан объектларның һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләрнең инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче башка төркемнәр өчен үтемлелеген арттыру максатыннан 2021 елның 24 маеннан 1 сентябренә кадәр «Һәркем өчен уңайлы мохит» конкурсы үткәрелә. Анда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр катнаша.
Быел 4 категория буенча 92 гариза килеп иреште. Алар барысы да конкурс комиссиясе тарафыннан каралачак.