122 казанлы Яңа Савин районында узган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә катнашты

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада «Элекон заводы» АҖ, «ЖКХ Инвест плюс» ҖЧҖ, «Лукойл-Уралнефтепродукт» ҖЧҖ, «Казметрострой» АҖ, «Бинхартс» ҖЧҖ, «Блеск Сервис 4» ҖЧҖ, Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты, «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының хуҗалык һәм сервис белән тәэмин итү үзәге» ФКУ автомобиль хуҗалыгы вәкилләре катнашты.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге һөнәрләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: механик җыю эшләре слесаре, инженер-технолог, җылылык техникасы буенча инженер-конструктор, киң профильле станокчы, контракт буенча хәрби хезмәткәр, диспетчер, автомобиль йөртүче, җыештыручы, урам себерүче, электрик, пешекче, официант, кондитер, бармен һ. б.

Вакансияләр ярминкәсендә 122 кеше булды. Казанлылар вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча үзәк белгечләреннән консультацияләр алдылар. Эш эзләүчеләр сыйфатында исәптә торучы 29 кеше эшкә юллама алды.

Әңгәмә барышында эш бирүче вәкилләре вакансияләр ярминкәсендә катнашучыларны хезмәт шартлары, ялланган персоналга карата таләпләр белән таныштырдылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International