Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татар халкының гореф-гадәтләре» дигән темага әңгәмә узды. Чараның максаты – балаларны татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру, аларга карата хөрмәт тәрбияләү.
Балалар белән әңгәмә барышында татар халык бәйрәмнәре турында фикер алыштылар, шулай ук татар милли киемен карадылар, милли ризыклар белән таныштылар. Дәрес ахырында балалар зур кызыксыну белән иҗади эш башкардылар – рәсемдә татар орнаментлары белән читек бизәделәр.
