«Яшь атлет» Махсус Олимпиада программасын тормышка ашыру кысаларында Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Ә безнең ишегалдында...» дип исемләнгән спорт бәйрәме узды.
Чараның максаты сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру, рекреацион күнекмәләрне үстерү, физик сәламәтлекне ныгыту һәм, әлбәттә, уртак уеннар барышында күңелле атмосфера тудыру иде. Бәйрәм уен формасында узды. Балалар төрле конкурсларда катнаштылар.
Чарада катнашучылар барысы да вакытны файдалы итеп уздырып кына калмыйча, бик күп уңай тәэсирләр дә алдылар.