Бүген Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Әкият геройларының заманча шәһәрдә маҗаралары» дигән театральләштерелгән тамаша булып узды. Балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары белән юл хәрәкәте иминлеген саклау буенча профилактик эшне камилләштерүгә юнәлдерелгән чара бик кызыклы үтте.
Юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция лейтенанты Дмитрий Штенников юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында сөйләде, юл билгеләре белән таныштырды. Көндезге һәм стационар бүлекләр тәрбиячеләреннән театральләштерелгән тамаша чараның кульминациясе булды. Әкият геройлары Маша һәм Аю балалар белән бергә кагыйдәләрне өйрәнделәр, табышмаклар чиштеләр, материалны ныгыту өчен уеннар уйнадылар.
Профилактик чара барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.