15 июльдә инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле затлар өчен белем бирү-тернәкләндерү оешмалары хезмәткәрләре арасында «ИнваПрофи» Бөтенроссия һөнәри казанышлар конкурсының республика этабы тәмамланды.
19 июльдә читтән торып конкурс комиссиясе утырышы узды, аның барышында төбәк этабында җиңүчеләр билгеләнде. Алар читтән торып конкурсның инде федераль этабында катнашачаклар.
Минзәләнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәбе педагог-психологы Елена Александровна Назарова «Социаль-психологик ярдәм» номинациясенең «Белем бирү процессын социаль-психологик яктан тәэмин итү» подноминациясендә җиңүче дип табылды. Шул ук номинациядә, ләкин инде «Социаль-педагогик тернәкләндерү» подноминациясендә, беренче урынны Лаеш районында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагог-психологы Ләйсән Равил кызы Зорина яулады.
Конкурс комиссиясе әгъзалары тәкъдимнәрен исәпкә алып, «Фән укытучысы» номинациясендә җиңүче билгеләнмәде.