Буа интернат-йортында шахмат-шашка турниры узды

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

Бүген, 22 июль көнне, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында шахмат-шашка турниры булып узды. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

Шахмат һәм шашка яратучылар чираттагы тапкыр интеллектуаль уенда көч сынашты. Уеннар кызыклы булды, әмма барлык катнашучылар да бер төрле очко җыйдылар.

Интернат-йортта даими рәвештә үткәрелә торган мондый турнирлар спортның интеллектуаль төрләрен популярлаштыруга, аларга өлкән яшьтәге гражданнарны җәлеп итүгә һәм аларның актив яшәү рәвешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International