«Шәфкать» үзәгендә социаль тернәкләндерү буенча чаралар актив кертелә

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

2019 елдан Татарстанда «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы булдырыла. Ул өлкән буын кешеләренең сәламәтлеген саклауга, аларның тормыш сыйфатын һәм озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән.

Агымдагы елның июненнән бушлай социаль пакет бирү программасы тормышка ашырыла, ул өйдә ярдәм күрсәтүне күздә тота. Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль тернәкләндерү буенча берничә чара актив рәвештә гамәлгә ашырыла инде. Социаль хезмәтләр алучыларның сәламәтлеге торышыннан чыгып, төрле характердагы дәресләр үткәрү каралган: бармак яки вак моторлы гимнастика, музыка астында бит һәм сулыш гимнастикасы. Социаль-тернәкләндерү чараларын уздыру йөрәк-кан тамырлары системасының эшен яхшыртырга ярдәм итә, дәресләр баш мие эшен стимуллаштыра, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның терәк-хәрәкәт аппаратын ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International