Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 22 июль көнне «Без юл йөрү кагыйдәләрен беләбез» дигән танып-белү чарасы уздырылды. Дәреснең төп максаты – балаларның юл йөрү кагыйдәләре һәм юл билгеләре турында күзаллауларын формалаштыру.
Дәрестә балалар юл билгеләре, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе эше белән таныштылар. Алар шулай ук светофор һәм юл билгеләре турында шигырьләр сөйләделәр, юлда үзеңне куркынычсыз тоту турында әңгәмә кордылар, табышмакларга җавап бирделәр, юл хәлләренә иллюстрацияләр карадылар.
Тәрбияче Гүзәлия Вәлиева сүзләренә караганда, үткәрелгән эш нәтиҗәсендә балалар светофор утларының нәрсә аңлатканын һәм юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар, күрсәтелгән һәм тыелган билгеләр белән таныштылар.