«Өмет чаткысы» үзәгендә тернәкләнүчеләрне чәчәк композицияләре ясарга өйрәтәләр

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Арт-терапия технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында 21 июль көнне Арча районы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чәчәк композицияләре ясау буенча дәрес үткәрелде.

Чараның кунагы, флористика студиясе җитәкчесе Гүзәлия Мөхәммәтова, балаларга композицияләр ясау өчен чәчәкләрне ничек әзерләргә, төсләр гаммасын, төргәкләрне ничек дөрес сайларга кирәклеге турында сөйләде һәм күрсәтте. Дәреснең икенче өлеше практик юнәлешле иде. Яшь социаль хезмәт алучылар чәчәк композицияләре ясарга өйрәнделәр, бик теләп үсемлекләр белән эшләделәр.

Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда фантазия, иҗади, шулай ук һөнәри күнекмәләрне үстерә. Бәлки, аларның кайберләре киләчәктә флорист яки чәчәк сатучы һөнәрен сайлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International