Татарстан Республикасы моношәһәрләрендә эшсез гражданнар саны үзгәрде

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Кама Аланында рәсми рәвештә теркәлгән 156 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 78 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Чистай һәм Түбән Кама шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 21 июленә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 392, 221 һәм 957 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада эшсез гражданнар санының артуы Яр Чаллы (+22), Яшел Үзән (+9) һәм Менделеевск (+2) шәһәрләрендә күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International