Эш бирүчеләр татарстанлыларга 54 716 вакантлы эш урыны тәкъдим итә

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

2021 елның 21 июленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 18 832 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 404 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,93 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 54 716 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 790 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,34 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 513 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 48 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International