«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә интеллектуаль уен узды

2021 елның 16 июле, җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар катнашында интеллектуаль уен узды. Чараны «Ника» яшьләр клубы җитәкчесе Марат Закиров һәм активистлар, «Инклюзив мохит» яшьләр берләшмәсе рәисе Азат Хаҗиев ярдәме белән үткәрделәр.

Уен гражданнарның хокукый культурасын күтәрүгә, актив гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Биш команда ярышты, һәрберсендә дүртәр уенчы.

Оештыручылар командаларга авыр сораулар һәм тамашачылар-җанатарлар өчен биремнәр әзерләгән иде. Һәр социаль хезмәт алучы үзенең эрудициясен, фикерләү тизлеген һәм командада эшли белүен тикшерә алды. Берәүләр сорауларга җавап биргәндә, өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар музыкаль номерлар белән сөендерделәр.

Брейн-рингта барлыгы 25 кеше катнашты. Җиңүчеләргә һәм барлык командаларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International