«Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә хезмәт алучы һәм закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр өчен халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музеена экскурсия оештырылды.
Экскурсия башында яшүсмерләргә җәмәгать урынында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, соңыннан экскурсовод кунакларны музейның күргәзмә залларына озатты. Кызыклы экскурсия барышында яшүсмерләр рәссамның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. «Веста» үзәге белгече балаларның игътибарын буш вакытларын үзләре һәм хәтта тирә-юньдәгеләр өчен дә файдалы итеп үткәрергә кирәклегенә юнәлтте. Моның өчен нинди дә булса эш белән шөгыльләнергә кирәк: спорт, сәнгать, фән һ. б.
Экскурсия ахырында балалар музей хезмәткәрләренә кунакчыл кабул итүләре һәм кызыклы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр.