Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эш төркеме үз эшләрен оештыруга бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алган гражданнарны тикшерде. Күчмә чаралар белән барлыгы алты эшмәкәр колачланды.
Тикшерүләр барышында мәшгульлек үзәге белгечләре эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару тәртибе һәм башкарыла торган эшләр күләме белән таныштылар. Сатып алынган җиһазларның бизнес-планнар буенча чыгымнарга туры килүе, мәшгульлек хезмәтенә хисап бирү вакыты үтәлүе ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча килешү шартларын үтәү буенча бозулар ачыкланмады.