Россиядә Фән һәм технологияләр елына багышланган чараларны тормышка ашыру кысаларында бүген Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мобиль телефон: файда яки зыян» дигән танып-белү дәресе үткәрделәр.
Дәрес барышында катнашучылар беренче кәрәзле телефонның кайда һәм кайчан барлыкка килүен, аны уйлап табучының исеме ничек икәнен белделәр. Шулай ук алар кәрәзле телефонның кеше тормышына һәм сәламәтлегенә уңай һәм тискәре йогынтысын ачыкладылар, телефоннан ничек дөрес файдаланырга һәм аны купме вакыт кулланырга кирәклеген белделәр.
Танып-белү әңгәмәсеннән соң, балалар үзләре кәгазь стаканчиклар һәм җепләр ярдәмендә гади сөйләшү җайланмасын ясадылар.