Махсус Олимпиада кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чаралар үткәрелә

2021 елның 16 июле, җомга

2022 елда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында 14 июль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Чикләрсез спорт» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрелде. Чарада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 15 балигъ булмаган бала катнашты.

Социаль эш буенча белгеч Әлфия Байкова балаларга Олимпия уеннарының нәрсә икәнлеге турында сөйләде, аларның барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Дәрестә җәйге һәм кышкы Олимпия уеннары, Махсус Олимпиаданың төрле спорт төрләре каралды. Соңыннан җәйге мәйданчыкта катнашучылар, командаларга бүленеп, баскетбол, футбол, теннис кебек уеннарда көч сынашты. Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә алдылар, командада эшли белүләрен, хәрәкәтләрнең тизлеген һәм җитезлеген үстерделәр, вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International