Югары Ослан районында медицина оешмаларына 1 300 дән артык өлкән кешене китерергә планлаштыралар

2021 елның 16 июле, җомга

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне районның медицина оешмаларына илтеп җиткерәләр.

2021 елда илкүләм проект чаралары белән 1 347 кешене колачларга планлаштыралар. Бүгенге көндә районның медицина оешмаларына 537 өлкән яшьтәге граждан китерелгән.

Фельдшерлар һәм социаль хезмәткәрләр белән уртак эш алып барыла. Медицина тикшерүе узучы гражданнарга чыгу урыны һәм вакыты турында алдан ук кисәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International