Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 13 июль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Эльза Сәмигуллина социаль хезмәт алучы балалар өчен шәһәр музеена экскурсия оештырды. Чара балаларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләүгә, күзаллауларны киңәйтү һәм танып-белү кызыксынуларын үстерүгә юнәлдерелгән.
Музейда балаларны экскурсовод каршы алды, ул барлык заллар буйлап танып-белү экскурсиясе үткәрде. Балалар шәһәрнең барлыкка килү һәм үсеше тарихы, Түбән Каманың сәнәгать предприятиеләре һәм инфраструктурасы, район территориясендә яшәүче милләтләр турында белделәр. Шулай ук балалар 135 бакча карачкысыннан торган коллекцияне карадылар, ә музейның табигый-фәнни бүлегендә район территориясендә табылган тарихи җәнлекләрнең җәсәдләре белән таныштылар.
Яшь кунаклар экскурсоводның сөйләвен бик теләп тыңладылар, сораулар бирделәр, үзләре өчен яңа әйберләр белделәр.