Җәйге мәйданчыклар оештыру кысаларында Буаның яшьләр паркында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары сәламәт яшәү рәвеше темасына чара үткәрделәр.
Яшүсмерләр белән сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре, көн режимын һәм гигиена нормаларын үтәүнең мөһимлеге, чыныгу һәм дөрес туклану турында сөйләштеләр. Шулай ук педагоглар балаларга саф һаваның, актив ялның һәм спорт белән шөгыльләнүнең файдасы турында искә төшерделәр һәм хәрәкәтле уеннар уйнарга тәкъдим иттеләр. Балалар бик теләп күңелле эстафеталарда һәм башка ярышларда катнаштылар.
Мондый очрашулар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап кына калмый, балалар коллективын да берләштерә, фантазияне үстерә, файдалы ял күнекмәләрен формалаштыра.