Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре «Туган як җырлары» дигән чара уздырдылар. Ул Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.
Үзәк хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туган телдә нинди җырлар хәтерләве турында әңгәмә үткәрделәр. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагылар нинди музыкага өстенлек бирүләре турында сөйләделәр. Күпләрнең хәтта туган телдәге җырлар белән кассеталар һәм дисклар сакланып калган икән.
Чара ахырында социаль хезмәткәрләр музыкаль релаксация үткәрделәр һәм бергәләп өлкәннәрнең яраткан җырларын тыңладылар.
Үткәрелгән чараның максаты мәдәни-тарихи мирасны, туган телгә мәхәббәт һәм кызыксынуны саклап калу иде.