Буа интернат-йортында «Китап сөюче» түгәрәге эшли

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Инде берничә ел Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен «Китап сөюче» түгәрәге эше оештырыла. Дәресләр белем һәм күзаллауны киңәйтүгә, яшәүчеләрнең эмоциональ халәтен нормальләштерүгә һәм кәефен яхшыртуга юнәлдерелгән. 

«Китап сөючеләрнең ике яраткан шөгыле бар – китап уку һәм укылган турында фикер алышу. Нәкъ менә фикер алышулар укучылар буларак үсәргә ярдәм итә: укыганнарын яхшырак аңларга, фактларны истә калдырырга, эмоцияләрне анализларга», – ди социаль эш буенча белгеч Д. В. Гыйльфанова. 

Очрашулар бер сәгатькә якын дәвам итә, әмма вакыт сизелми дә үтеп китә, китап сөючеләрнең бер дә тараласы килми. Түгәрәк утырышларында социаль хезмәтләр алучылар нәшриятларның яңалыклары белән танышалар. Пенсионерлар еш кына үткәндәге хатирәләр белән яшиләр, «Китап сөюче» түгәрәге кысаларында яшәүчеләр еш кына балачакларын, китапханәгә баруларын, яшьлекләрен искә алалар. Хатирәләр аларның кәефен күтәрә. Әлеге түгәрәк ярдәмендә аерым кешеләр төрле төркемнәргә берләшәләр, ялгызлыклары турында оныталар, бер-берсе белән аралашалар. Социаль хезмәт алучылар үткәрелгән әңгәмә өчен социаль эш буенча белгечкә еш рәхмәт әйтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International