«Астра» тернәкләндерү үзәгендә танып-белү дәресе узды

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә танып-белү дәресе узды, анда социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче, үсеш үзенчәлекләре булган балалар катнашты. 

Дәрестә балалар чәчәкләр дөньясы, аларның үсеше һәм аларны карау үзенчәлекләре турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Видеофильмнан балалар чәчәк бөресенең ничек ачылуын белделәр. Шулай ук үзәк карамагындагылар викторинада катнаштылар, чәчәкләр турында табышмаклар чиштеләр. Дәреснең практик өлешендә тернәкләнүчеләр җеп белән рәсем ясау техникасын кулланып, гадәти булмаган чәчәкләр ясадылар. 

Чараны оештыручылар сүзләренә караганда, чәчәкләр дөньясын танып, балалар яхшылыкны начарлыктан аерырга, табигатькә сакчыл карарга өйрәнәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International