12 июльдә инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле затлар өчен белем бирү-тернәкләндерү оешмалары хезмәткәрләре арасында «ИнваПрофи» Бөтенроссия һөнәри казанышлар конкурсының республика этабында катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде.
Конкурс комиссиясе тарафыннан «Фән укытучысы», «Социаль-психологик ярдәм» номинацияләре буенча килеп ирешкән гаризалар арасыннан сайлап алу дәвам итә. Республика этабында җиңүчеләр «ИнваПрофи» конкурсының федераль этабында катнашачаклар.
Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, конкурс читтән торып үткәрелә.