Патриотлык хисе тәрбияләү һәм тыл хезмәтчәннәренең героик үткәне турында хәтерне саклау максатыннан Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре, волонтерлар белән бергә, сугыш ветераннары янына бардылар.
Бөек Ватан сугышының тере шаһитлары саны елдан-ел кими бара. Яшьләр белән тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша, шул дәһшәтле елларда нәрсә аша узарга туры килгәне турында сөйли алучылар белән очрашулар шуңа күрә кыйммәтле дә.
Бу юлы социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар Срур Вәгыйзова, Сәидә Гыйрфанова һәм Камәрия Насретдинова янына бардылар. Тыл хезмәтчәннәре мондый игътибарга чын күңелдән шатландылар һәм кунакларга барысы өчен рәхмәт белдерделәр.
Чара «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» республика проекты кысаларында узды.