Лениногорск муниципаль районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Әйтик, 11 гыйнвардан авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм скрининглар узу өчен медицина оешмаларына китерү яңартылды. Чаралар федераль бюджет акчасына сатып алынган махсус автотранспортны кулланып башкарыла, ә өлкән яшьтәге кешеләрне «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре озата бара.
2021 елның беренче яртыеллыгында медицина оешмаларына профилактик медицина тикшерүләрен һәм диспансерлаштыру үткәрү өчен авыл җирлегендә яшәүче 534 кеше китерелде.