Яңа гаиләдә яшәргә теләгән гражданнарны ачыклау максатыннан 14 июль көнне «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге юрисконсульты Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында мәгълүмати очрашу үткәрде.
Г. Г. Салихова «өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» төшенчәсе үз эченә нәрсә алуы, мондый гаиләне булдыру өчен законнар буенча нинди шартлар булуы, үз гаиләсенә өлкән кешене алырга теләгән кандидатларга нинди таләпләр барлыгы турында сөйләде.
Социаль хезмәтләр алучылар мондый гаиләләр булдыру стационар формада социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларга альтернатива булып торуын белделәр. Барлык сорауларга да юрисконсульт җаваплар бирде, шулай ук тематик мәгълүмати материаллар таратты.
Исегезгә төшерәбез, «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты озак вакыт карау системасы кысаларында стационар алыштыручы технологияләрнең берсе булып тора. Ул өлкәннәр һәм инвалидларның өй шартларында мөмкин кадәр озаграк яшәүләре өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән.