Сишәмбе көнне Яр Чаллыда социаль яклау идарәсе башлыгы Ирина Скрябина «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәт коллективы белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча өстәмә чаралар турында, зарарлануны булдырмау максатларында профилактик чаралар үткәрү кирәклеге турында фикер алыштылар. Ирина Владимировна учреждениедә күмәк иммунитет формалаштыру ни дәрәҗәдә мөһим булуын билгеләп үтте.
Шулай ук хезмәткәрләр белән шәһәрдә өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә булдыру турында, аерым алганда, шәһәр оешмаларында мәгълүмати очрашулар үткәрү, массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүмат урнаштыру, материаллар тарату юлы белән программа турында халыкка мәгълүмат бирү турында фикер алыштылар.
Социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.