«Шатлык» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаилә чарасы узды

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Развивайка» клубы эшчәнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияне гамәлгә ашыру дәвам итә.

Чираттагы төркемле дәрес 13 июльдә узды. Аны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы үткәрде. Чараның максаты балаларның һәм ата-аналарның игътибарын гаилә кыйммәтләренә, гореф-гадәтләренә, бәйрәмнәргә һәм вакытны бергә үткәрүгә җәлеп итү иде.

Дәрес мастер-класс формасында узды. Балалар әти-әниләре белән бергә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы булган ромашка ясадылар. Уртак ял балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерергә, эмоциональ киеренкелекне бетерергә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International