Балаларны һәм яшүсмерләрне юлда игътибарлы булырга өндиләр

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаган балалар һәм яшүсмерләр белән юл хәрәкәте иминлеген саклау буенча профилактик эш кысаларында 14 июль көнне Зәй муниципаль районында ведомствоара чара оештырылды. Очрашуда «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар катнашты: ведомствоара социаль патронатта торучы гаилә балалары, мөмкинлекләре чикле балалар, күп балалы гаиләдәге балалар.

Чара «Киноучреждение» МБУ базасында узды. Аның хезмәткәрләре катнашучыларның игътибарын ишегалды территорияләрендә һәм мәйданчыкларда үз-үзеңне тоту үзенчәлекләренә, юл чыгу, юл буйлап хәрәкәт итү кагыйдәләренә, велосипед, самокат, роликлар, скейтлар кебек шәхси хәрәкәт чараларыннан дөрес файдалануга юнәлтте.

Әңгәмә һәм җанлы фикер алышудан соң балалар өчен «Лука» анимацион фильмын карау оештырылды. Шулай ук очрашуда катнашучыларга «Юл йөрү кагыйдәләре» дигән белешмәлек тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International