«Чишмә» үзәгендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында чара уздырдылар

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

13 июль көнне Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ф. Т. Гайнетдинова балигъ булмаганнар өчен «Казан шәһәренең истәлекле урыннары» фильмын карау оештырды.

Очрашу башында балалар белән туган як, Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, республиканың истәлекле урыннары турында сөйләштеләр. Балигъ булмаганнар Татарстан һәм Теләче районының милли составы турында белделәр. Фильмда исә республика башкаласының истәлекле урыннары турында сюжетлар бар иде: Спас манарасы, Кол Шәриф мәчете, Бауман урамы, Кабан күле, Җиңү паркы, Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы.

Тематик сәгать һәм фильм карау Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International