Асфальтта рәсем ясау көне ел саен 16 июльдә билгеләп үтелә. Бу иң гадәти булмаган бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне барлык теләүчеләр урамга чыга һәм төсле акбурлар белән рәсем ясый.
Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге дә шушы датага кушылды. Бүген музыка җитәкчесе Е. Н. Гыйниятуллина өлкәннәр һәм балалар өчен чара үткәрде. Тернәкләнүчеләр ялларын рәсем ясау һәм җәйге күңелле музыка тыңлау белән төрлеләндерделәр, ә нәниләр белән истәлеккә кызыклы фотолар ясадылар.