Тәтеш районында «Өлкән буын» проекты чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты Тәтеш муниципаль районында 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. 2020 ел эчендә диспансерлаштыру узу өчен медицина учреждениесенә 65 яшьтән өлкәнрәк 638 пенсионер китерелде. 2021 елның беренче яртыеллыгында әлеге категориядәге 300 кеше проект кысаларында квалификацияле докторларда булдылар, флюорография һәм маммографик тикшерүләр уздылар, шулай ук төрле анализлар бирделәр.

Шушы көннәрдә тикшерүне Любимовка, Кече Әтрәч, Удельное Нечасово һәм Алекина Поляна авылларында яшәүче пенсионерлар үтте.

13 июль көнне Тәтеш үзәк район хастаханәсе базасында эшлекле киңәшмә булды. Табиблар һәм шәфкать туташлары «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән берлектә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы, пенсионерларны күп профильле тикшерү узу өчен медицина учреждениеләренә китерү белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Бары тик җайга салынган эш һәм ведомствоара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә генә булган авыруларны башлангыч стадиядә ачыкларга һәм дәваларга һәм өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәтлеген озак елларга сакларга мөмкинлек бирүче проектны тоткарлыксыз гамәлгә ашыру мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International