Шушы көннәрдә Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Анжелика Пушкова малайлар төркемендә патриотик сәгать үткәрде.
Яшүсмерләр Россия флагының Петр I чорыннан бирле 300 елга якын тарихы булуын, ә Татарстан флагының 1991 елда Югары Совет карары белән раслануын белделәр. Шулай ук балалар «Флаг җый» уенында һәм «Россия һәм Татарстан Республикасы флаглары» интеллектуаль викторинасында катнаштылар.
Мондый чаралар, тәрбияче сүзләренә караганда, дәүләт символларына, үз халкыңа хөрмәт, ватанга мәхәббәт тәрбияли.