2021 елның 14 июленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 19 236 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 544 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,95 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 55 538 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 393 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,35 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 676 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 36 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.