Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә сөйләм, хәтер һәм фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән чара узды.
Катнашучыларны дәрес темасына җәлеп итү максаты белән психолог конкурс үткәрде: социаль хезмәт алучылар рус, татар һәм мари телләрендә тизәйткечләр яздылар. Аннары аларны тиз итеп укуда ярыштылар, берничә күнегү ясадылар.
Чарада җиде кеше катнашты. Алар барысы да сөйләмнең бераз яхшыруын билгеләп үттеләр һәм мондый чараларда ешрак катнашырга теләк белдерделәр.
