Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләр мул чия уңышы җыйдылар

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә социаль-хезмәт тернәкләндерүенә зур игътибар бирелә. Бу очракта хезмәт терапиясенең максаты – депрессия, нерв бозылуларын җиңеп чыгарга, организмның югалган функцияләрен торгызырга ярдәм итү. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен үз эшенең кыйммәтен тою, аның тирә-юньдәгеләр өчен файдалы булуын белү бик мөһим.

12 июльдә актив пенсионерлар инициативасы белән интернат-йортта яшәүчеләр бик теләп компот өчен чия җыярга чыктылар. Тәрбияче Наталья Самаркина җитәкчелегендә эш барышында социаль хезмәт алучылар Питрауга багышланган сынамышларны искә төшерделәр, чиядән ясалган ризыкларның яраткан рецептлары белән уртаклаштылар, җиләкнең иммун системасы өчен файдасы турында сөйләштеләр. Шулай ук өлкәннәр А. П. Чеховның «Вишневый сад» әсәрен искә төшерделәр.

Аз хәрәкәтләнүче әби-бабайларны да тәмле җиләкләр белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International