Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе кимү күзәтелә

2013 елның 13 мае, дүшәмбе
Бүгенге көндә Татарстанда мәшгульлек үзәкләренә исәпкә баскан 23353 эшсез граждан исәпләнә, бу күрсәткеч узган атнага караганда 426 кешегә ким.
Үткән хисап атнасында 1,18%ны тәшкил иткән күрсәткечтән соң эшсезлек дәрәҗәсе бераз кимегән һәм хәзерге вакытта ул 1,14%ка тигез.
Эш белән тәэмин итү үзәкләрендәге эшче кулларга булган ихтыяҗ 41246 вакансия белән үлчәнә. Шулай итеп, киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,57 кешегә тиң.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International