Хәзер республикада эш табарга теләүчеләр өчен уңайлы вакыт

2013 елның 13 мае, дүшәмбе
1 нче майдан алып 7сенә чаклы булган хисап атнасында ТР башкаласында урнашкан предприятиеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләренә барлыгы 2972 вакансия тәкъдим ителгән. Республиканың барлык эш бирүчеләре тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны исә тулаем алганда 41246 берәмлекне тәшкил итә.
Бу хисап атнасында эш белән тәэмин итү үзәкләренә исәпкә баскан эшен югалтучылар саны да әллә ни зур түгел – ике миллионнан артык икътисади яктан актив халыкка нибары 345 кеше туры килә, шуларның 232се эш урыннарын үз теләкләре белән калдырып киткәннәр.
 Гадәттәгечә, иң күп эшсез калучылар эшкәртүче җитештерү өлкәсендә күзәтелә – 80 кеше. Аннан соң күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү өлкәсе килә – 64 кеше. Күчемсез милек белән шөгылләнүче оешмалардан исә 35 кеше китеп барган. Иң аз эшсезләр кунакханә бизнесы һәм файдалы казылмалар табу тармагында – 4 һәм 2 кеше. Ә балыкчылыкта исә, гомумән, бер генә эшсез калу очрагы да теркәлмәгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International