13 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар «Куркынычсыз тормыш» дигән чарада катнаштылар. Ул кеше тормышына сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.
Социаль эш буенча белгеч викторина үткәрде, аның барышында социаль хезмәт алучылар табышмаклар чиштеләр, юлларда, куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту турында мәкальләр искә төшерделәр, «тормыш куркынычсызлыгы» төшенчәсен схематик рәвештә сурәтләделәр. Һәр катнашучы сәламәт яшәү рәвешен һәм үз сәламәтлегеңә сакчыл караш саклау кирәклеге турында нәтиҗә ясады.
Чарада биш кеше катнашты.