Спас интернат-йортында универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

2021 елның 13 июле, сишәмбе

Шушы көннәрдә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тантаналы рәвештә спорт мәйданчыгы ачылды. Район инвалидлар җәмгыяте «Йөрәктән йөрәккә» социаль проектын тормышка ашырган өчен учреждениегә шундый бүләк ясады.

Интернат-йорт директоры Михаил Шеронов инвалидлар җәмгыятенә һәм әлеге проектны оештыруда актив катнашканнарга искиткеч һәм кирәкле бүләк өчен рәхмәт белдерде. Тренажер мәйданчыгы өлкәннәрнең физик хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән комплекслы ял итү эшчәнлеген оештырырга мөмкинлек бирәчәк.

Универсаль спорт мәйданчыгы ачылу белән социаль хезмәтләр алучыларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов котлады. Ул хәзер физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылуына, бу сәламәт яшәү рәвешен саклап калуда ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International