«Мәгълүмати куркынычсызлык формалаштыру» курсы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Рәмзилә Хафизова «Социаль челтәрләр: төркемнәр һәм берләшмәләр» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Профилактик дәрестә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы алты балигъ булмаган бала катнашты.
Белгеч катнашучыларга Интернетта кешеләрнең нинди дә булса гомуми билгеләре, кызыксынулары нигезендә булдырылган аерым җәмгыятьләрнең күп булуы турында сөйләде. Балаларга тематик уен уйнарга тәкъдим ителде, анда аларның һәркайсы билгеле бер тематикага үз интернет-берләшмәсен уйлап табарга тиеш иде. Аннары балалар үз иҗат җимешләре турында сөйләделәр һәм моның өчен лайклар алдылар.
Дәреснең икенче өлешендә катнашучылар «Социаль челтәрләрдә куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре» дигән белешмәлек белән таныштылар.