Караучысызлыкны кисәтү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Марта Камалова «Җитештерүчеләр һәм кулланучылар» дигән төркемле дәрес үткәрде. Анда алты балигъ булмаган бала катнашты. Чараның максаты яшүсмерләрдә ММЧ вәкилләренең һөнәри эшчәнлекләренең үзенчәлекләре, максатлары һәм аларның эшен бәяләгәндә кулланыла ала һәм кулланылырга тиеш критерийлар турында күзаллау булдыру иде.
Катнашучылар берничә кызыклы күнегү башкардылар, баш мие штурмында катнаштылар. Төркемнәрдә балалар күңел ачу һәм танып-белү характерындагы медиапродукцияне бәяләү критерийлары системасын эшләделәр, яңа канал өчен конкурентлыкка сәләтле телетапшырулар исемлеген төзеделәр.