Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фондының «Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» үзәге психологы төркемле дәрес үткәрде.
Йөкле хатын-кызларга йөклелек вакытында стресска каршы көрәш алымнары, бала табудан соң депрессияне профилактикалау ысуллары турында сөйләделәр. Дәреснең төп өлешендә катнашучылар П. И. Чайковскийның «Чәчәкләр вальсы» әсәрен тыңладылар һәм фикер алыштылар, ял итү һәм визуализацияләү техникаларын өйрәнделәр.
Чара «Йөкле хатыннарга психологик ярдәм күрсәтү: аналыктан баш тарту турында карарларны профилактикалау, аңлы ата-ана позициясен формалаштыру» программасы кысаларында оештырылды.