«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә спорт бәйрәме узды

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

9 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучыларның тернәкләндерү потенциалын күтәрүгә һәм аларның җәмгыятькә социаль интеграциясенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән спорт бәйрәме узды. Чара Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек һәм «Үз-үземә ышанам» проекты кысаларында, ТР «Спорт хәрәкәте» инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев ярдәме белән үткәрелде.

Бәйрәмнең кунагы Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева булды. Ул Әсхәт Галеевка мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социаль яклау өлкәсендә хәйрия, волонтерлык эшчәнлегенә керткән өлеше өчен Министрлыкның Мактау грамотасын тапшырды.

Чара кысаларында социаль хезмәт алучылар дартс һәм шашка уйнадылар. Турнирларда җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм дипломнар алдылар, ә барлык катнашучыларны истәлекле призлар белән бүләкләделәр.

Спорт бәйрәмендә 68 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International