Алабуга интернат-йорты карамагындагылар фитнес-дәресләрдә катнашалар

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында биергә бик яраталар. Биредә яшәүчеләр зумба фитнес-дәресендә бик теләп катнаштылар. Онлайн-чара «Старость в радость» Хәйрия фонды волонтерлары тарафыннан оештырылды.

Инструктор Марианна Ланская катнашучыларга зумбаның нәрсә икәнлеге турында сөйләде, гади һәм күңелле бию фитнес-программасы үткәрде, ул өйрәнүчеләр өчен дә, өлкән яшьтәге кешеләр һәм интенсив физик күнегүләр тыелган кешеләр өчен дә туры килә.

Дәрес барышында социаль хезмәт алучылар бию музыкасы астында шөгыльләнделәр, Россиянең башка социаль учреждениеләрендәге өлкәннәр белән бергә яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International