Түбән Кама балалары юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Миләүшә Авзалова төркемле дәрес үткәрде. Анда социаль хезмәт алучы гаиләләрдән сигез балигъ булмаган бала катнашты.

Очрашу башында белгеч һәр катнашучыга юл билгесе ясалган бишәр карточка таратты, ә балалар бу билгенең нәрсә аңлатканын әйтергә тиешләр иде. Аннары катнашучылар белән төрле юл ситуацияләрен карадылар, балалар теге яки бу очракта ничек эшләргә кирәклеген белделәр. Шулай ук яшүсмерләр «Юл билгеләре» пазллары җыйдылар, уен-тренажерында үзләренең белемнәрен тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International