Конфликтсыз үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру, балаларның хокукый грамоталылыгын арттыру, диниара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү максатыннан Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 20 балигъ булмаган бала катнашында квест оештырылды.
Квест персонажлары популяр фильмнарның тискәре геройлары иде: Волан-де-Морт, Танос, Драко Малфой, Төн патшасы, Питер Петтигрю. Уен алдыннан балаларга квестта катнашу кагыйдәләрен аңлаттылар, маршрут битләрен бирделәр һәм станцияләрнең урнашу урыннарын билгеләделәр. Тәрбияләнүчеләр катлаулы сынаулар аша уздылар, әмма бирешмәделәр һәм үз командаларын саклап калдылар. Шулай итеп, уен формасында, алар кимчелекләр турында белделәр һәм теләсә кайсы ситуациядә кеше булып калырга өйрәнделәр.