Шушы көннәрдә Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында социаль адаптация кыенлыклары кичергән яшүсмерләр өчен комплекслы дәрес узды.
«Әйләнә-тирә табигать – акылның гына түгел, ә әхлакый хисләрнең дә үсеш чыганагы. Хайваннарга, чәчәкләргә, бөҗәкләргә һәм табигать күренешләренә уңай мөнәсәбәт тудыру бик мөһим», – ди приют тәрбиячесе Анжелика Пушкова. Дәрестә тәрбияләнүчеләр бөҗәкләр дөньясы турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар: энтомология фәне белән таныштылар, бөҗәкләр турында кызыклы һәм уникаль фактлар белделәр, энтомологик викторинада катнаштылар.
Тәрбияче сүзләренә караганда, әйләнә-тирә дөньяны танып, тәрбияләнүчеләр нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен аңлый, табигать белән аралашырга һәм хезмәттәшлек итәргә өйрәнә.